Ana səhifə

Ягез әле, егетләр


Yüklə 34.5 Kb.
tarix26.06.2016
ölçüsü34.5 Kb.
Ягез әле, егетләр” бәйгесе
Дата: 22.02.08.

Катнашучылар: 5 – 8 класслар егетләре.

Максат: Егетләрдә коллективизм, түземлелек, ярдәмчеллек тәрбияләү; аралашучанлык, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру.

Алып баручы. Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

Хәерле көн, димен, һәр кешегэ,

Хәерле көн телим гөлләргә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга,

Һәм сабырлык телим егетләргә.

Хәерле көн барыгызга да! Бәйрәм белән сезне, кадерле егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, зур уңышлар, һәм һәрвакыт күтәренке кәеф телибез.
Ә сез беләсезме, ни өчен нәкъ менә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне дип атала?

1918 нче елның 23 нче февралендә Кызыл Армия төзелә һәм бу көн Кызыл Армия туган көне дип билгеләп үтелә башлый. СССР барлыкка килгәннән соң бу көнне Совет Армиясе көне дип үзгәртәләр, ә соңрак Кораллы көчләр һәм хәрби-диңгез флоты көне.

Ә хәзер 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Һәм һәрвакыт бу көн барлык ир-егетләребезнең бәйрәм көне булды.

Кадерле егетләр! Барыгызның да көчле, батыр, кыю, Ватанның ышанычлы саклаучылары булуыгызны телибез.

Һәм барыгызны да бәйрәм белән котлый башлангыч сыйныф кызлары.

/2,3,4 класс кызлары/
Шушы бәйрәм уңаеннан оештырылган бәйгене башлап җибәрергә һәм уенчыларыбыз белән таныштырырга рөхсәт итегез.

/5-8 класс егетләре бәйгегә чыга/

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез

Сыналырсыз җыр-моңда.

Яратырбыз, алкышларбыз

Хәер-фатиха бездән.

Бүгенге бәйрәм бәйгесе

Җиңү көтә бит сездән.

1. Конкурс: “Строевая подготовка команд”.


2. Егетләрне сынап карыйк

Аш-су өлкәсендә дә.

Аларга көч биреп торыйк

Бәрәңге әрчегәндә.



Конкурс: “Бәрәңге әрчү”.

Ә инде егетләребезне котларга сүзне башлангыч сыйныф кызларына

бирәбез.

/3 класс кызлары/
3. Конкурс: “Төз атучы”.
4. Кул эшенә осталыкны

Сынарга вакыт җиткән.

Кирәк пөхтә тегәргә

Костюм сүтелеп киткән.



Конкурс: “Күлмәккә сәдәф тагу”.

Егетләр тегү эше белән шөгыльләнгән арада 5 нче сыйныф кызларына сүз бирәбез.



/5 класс кызлары/
5. Конкурс: “Елмаеп суган һәм лимон ашау”.
6. Конкурс: “Отжимание всей командой”.
7. Рәсем ясарга

Егетләр оста микән?

Әйдә шуларны карыйбыз

Кайсысы матур икән?



Конкурс: “Күзләрне бәйләп танк рәсеме ясау”.

Егетләрне котларга 6,7 сыйныф кызларына сүз бирәбез.



/6,7 класс кызлары/
8. Конкурс: “Хат язу”.
9. Конкурс: “Пирамида төзү”.
10. Конкурс: “Сорауларга җавап бирү”.
Әйдәгез кадерле дуслар

Туктатабыз уенны.

Хәзер жюри сезгә әйтер

Иң беренче урынны.


Жюри урыннар билгеләгәнче 9 сыйныф кызларына сүз бирәбез.

/9 класс кызлары/

--Егетләр! Сезгә дә әйтәсе теләкләребез бар:

Бу гүзәл ил өчен,

Бу газиз җир өчен

Мусалар башларын салдылар.

Сез илдә үссен дип,

Иделдә йөзсен дип

Мәңгегә чит җирдә калдылар.

Онытмагыз моны,

Күп еллар үтсә дә,

Сулмасын йөрәктә хисегез.

Мусалар шикелле,

Алишлар шикелле

Ил яклар ир булып үсегез!


Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлый 11 нче сыйныф кызлары.

/11 класс кызлары/


Җырсыз кеше – канатсыз кош,

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.

Бие, бие, бие әле

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии диләр

Биетеп карыйк әле.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Биеп алыйк, әйдә әле,

Котлы булсын, гөрләп торсын,



Егетләрнең бәйрәме.


Verilənlər bazası müəlliflik hüququ ilə müdafiə olunur ©atelim.com 2016
rəhbərliyinə müraciət