Ana səhifə

Программа эчтәлеге: балаларның сүзлек байлыгын арттыру һәм бәйләнешле диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү


Yüklə 37 Kb.
tarix24.06.2016
ölçüsü37 Kb.
Өлкәннәр хезмәте белән таныштыру

(Сөйләм үстерү эшчәнлеге)



Ләйсән Гыйләҗева,

Казандагы 127 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе
Программа эчтәлеге:

– балаларның сүзлек байлыгын арттыру һәм бәйләнешле диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

– өлкәннәр хезмәте белән таныштыруны дәвам итү; пешекче һөнәре, пешекченең эш кораллары, вазифалары турында сөйләү.

Тәрбияви бурыч: балаларда өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт, һөнәрләр белән кызыксыну тәрбияләү.

Сүзлек: ашханә, пешекче, кафе.

Методик алымнар һәм ысуллар: кереш әңгәмә, искә төшерү, сорауларга җавап бирү, аңлату, күрсәтмәлелек, әйтеп җибәрү, мактау, кабатлау, рәсем буенча сөйләү, анализ, бәя бирү, йомгак.

Балалар ярым түгәрәккә тезелеп баса.

Эшчәнлек барышы.

1. Кереш әңгәмә.

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, сез нинди һәнәрләр беләсез? (Пешекче, табиб, төзүче, тәрбияче, укытучы, машина йөртүче һ.б.)

2. Рәсем буенча сорауларга җавап бирү.

Тәрбияче. Әйе, балалар, һөнәрләр бик күп төрле була. Без бүген пешекче хезмәте турында сөйләшербез. (Пешекче сүзе кат-кат әйттерелә.) Балалар, әйтегез әле, пешекчеләр кайларда эшлиләр? (Кафеда, ашханәдә, балалар бакчасында һ.б.)

– Әйе, дөрес. Ә пешекче нәрсәләр эшли? Нинди эш башкара? (Ул аш, ботка, торт, бәрәңге, ипи, пирог һ.б. ризыклар пешерә.)

– Бик дөрес. Ә сез бүген иртә белән нәрсәләр ашадыгыз? (Балалар җавап бирә.)

Тәрбияче. Хәзер әйдәгез рәсем карыйк.

– Балалар, рәсемдә кемне күрәсез? (Пешекче апаны.)

– Пешекче апа өстенә нәрсә кигән? (Күлмәк кигән, алъяпкыч япкан.)

– Алсу, пешекче апа башына нәрсә япкан? (Яулык.)

– Әйе, дөрес. Балалар, игътибар белән карагыз әле, пешекче апа кайда эшли? (Җавап бирәләр.)

– Ашханәдә нәрсәләр бар? (Плитә, кәстрүл.)

– Кәрим, тагын нәрсәләр күрәсең? (Җавап бирә.)

– Алинә, ашханәдә тагын нәрсәләр бар? (Исемнәрен әйтә.)

– Камил, син нәрсәләр күрәсең? (Саный.)

– Балалар, бик дөрес әйтәсез, бүлмәдә бик күп савыт-саба бар.

– Балалар, пешекче апа нишли? (Балалар саныйлар.)

– Әминә, пешекче апа нәрсә пешерә? (Аш пешерә.)

– Каян белдең? (Өстәлдә суган, кәбестә, кишер, бәрәңге бар.)

– Балалар. Бик тырышып эшләдек, хәзер азрак ял итеп алыйк.



(Хәрәкәтле пауза үткәрелә.)

3. Хикәя төзергә өйрәнү.

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә хәзер үземнең хикәямне сөйлим. Сез мине игътибар белән тыңлагыз. Соңыннан сез дә үзегезнең хикәягезне сөйләрсез.

Бу пешекче апа. Ул күлмәк кигән һәм алъяпкыч япкан, башына яулык бәйләгән. Ул ашханәдә эшли. Пешекче апа аш пешерә. Пешекче апа тырыш һәм уңган кеше. (5–6 бала хикәяне кабатлап сөйли.)



Тәрбияче. Ә кем үз җөмләсен төзеп әйтер? (Балалар үзләре җөмлә төзеп әйтә.)

4. Матур әдәбият әсәре белән танышу.

(Роберт Миңнуллинның «Табын янында» шигырен уку һәм эчтәлеге буенча фикер алышу.)

5. Дидактик уен. «Дүртенчесе артык». (Сүзләр арасыннан темага туры килмәгәне аерып әйтелә.)

6. Фикерләүне үстерүгә күнегү. [К] авазына башланган азык-төлек исемнәре уйлап әйтү. Дөрес җавапка фишкалар биреп барыла, кем күп фишка җыя, шул җиңүче була.)

7. Йомгаклау.

(Балаларның эшчәнлек турында фикерләре әйттерелә.)


Verilənlər bazası müəlliflik hüququ ilə müdafiə olunur ©atelim.com 2016
rəhbərliyinə müraciət